16+

Путин Татарстанга мактау сүзләре җиткерде

Татарстан җирле халык өчен иң яхшы сыйфатлы тормыш тәэмин ителгән Россия төбәкләре исәбенә керә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында хәбәр итте.

«Стратегик инициативалар агентлыгы иң яхшы халыкара стандартлар нигезендә Дәүләт Советы экспертлары һәм комиссияләре белән бергә федерация субъектларында тормыш сыйфатының илкүләм рейтингын эшләде», — диде дәүләт башлыгы.

«Бу яхшы күрсәткеч. Бүген сезгә аның беренче нәтиҗәләре турында сөйләргә телим. Мәскәү, Төмән өлкәсе, Татарстан, Ханты-Манси автономияле округы, Санкт-Петербург кебек төбәкләр абсолют көтелгән һәм законлы лидерлар булды», — дип белдерде Путин.

Россия Президенты шулай ук бу төбәкләрнең илнең эшлекле активлыгының традицион үзәкләре булуын ассызыклады.

«Монда күптән кешеләр тормышы өчен инфраструктура үсешенә җитди ресурслар кертелә», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading