16+

Путин Токаев белән Россия юлбарысы турында бәхәсләште

Бүген Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумында ике ил президенты катнашында сөйләшү туран юлбарысының популяциясен торгызуга кагылды.

Бүген Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумында ике ил президенты катнашында сөйләшү туран юлбарысының популяциясен торгызуга кагылды.

"Юлбарысның популяциясен торгызу уңаеннан, ә бу урыннарда юлбарыслар кайчандыр булганмы?" - дип сорады Россия лидеры Владимир Путин Казахстан экология министры Сериккали Брекешевтан көлемсерәп. "Бу урыннарда юлбарыс популяциясе элек булган тарихи фактлар бар", - дип җавап бирде казахстанлы.
Сүз туран юлбарысы турында бара, дип аңлатты Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев. Ул соңгы нөсхәләрнең 1930-нчыларда күренүе, ә Бөек Ватан сугышы алдыннан аларның ил территориясеннән юкка чыгуы турында сөйләде. "Бу дала юлбарыслары, борынгы заманда алар үткен тешле иде", - дип тасвирлаган бу хайваннарны Токаев. Шулай ук ул популяцияне торгызу буенча халыкара проект турында хәбәр итте.

"Ә аларны каян алырга соң? Алар кайдадыр калдымы әле?” дип кызыксынды Путин. Токаев, белгечләр нигез итеп Россия территориясендә булган төрләрне алырга мөмкин, дип җавап бирде. РФ Президенты аңлатканча, Кавказда һәм Себердә барслар популяциясен торгызганда Таҗикстаннан һәм Ираннан сакланып калган төр затлары китерелгән. "Гомумән югалган хайваннарны каян алырга?", - дип кабатлады ул үзенең соравын.

"Юлбарыс бар. Ул һәркайда азмы-күпме бертөрле, һәм Россиядә һәм башка илләрдә", - дип башлады Токаев. "Юк, Касым-Жомарт Кемелевич, - дип аның сүзен бүлде Путин. - Россиядә иң зур юлбарыс", - һәм, хайванның үлчәменә ишарәләп, кулларын киң җәйде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading