16+

Путин цифрлы рубль турында канунга кул куйды

Россия Президенты Путин 2023 елның 1 августыннан цифрлы рубль кертү турында канунга кул куйды.

Россия Президенты Путин 2023 елның 1 августыннан цифрлы рубль кертү турында канунга кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә цифрлы рубль кертү һәм тиешле электрон платформа булдыру турында законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Россия Федерациясе милли валютасының өстәмә формасы гамәлдәге акча формалары белән беррәттән чыгарылачак.

"Россия рубленең хәзер өч формасы булачак: акчалы, акчасыз (карта ярдәмендә ред.иск.) һәм цифрлы», — диелә документта.

Канун кайбер нигезләмәләрдән тыш, 2023 елның 1 августында үз көченә керәчәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading