16+

Путин Указы буенча Татарстанда база әзерлеге режимы кертелә

Моңа Россиянең дүрт яңа субъектында элек игълан ителгән хәрби хәл режимы сәбәпче булган.

Моңа Россиянең дүрт яңа субъектында элек игълан ителгән хәрби хәл режимы сәбәпче булган.

Россия Президенты Владимир Путин указыннан аңлашылганча, Татарстанда база әзерлеге режимы кертеләчәк. Мондый карар илнең дүрт яңа субъектында: Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, ДНР, шулай ук ЛНРда игълан ителгән хәрби хәл режимы аркасында халыкны яклау өчен кабул ителгән.

Татарстанда җәмәгать тәртибен саклауны һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүне, хәрби, дәүләти һәм махсус объектларны, халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итә торган объектларны, транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә, энергетика объектларының, шулай ук кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә, әйләнә-тирә табигать мохитенә куркыныч тудыручы объектларның сакланышын көчәйтергә кирәк.

Моннан тыш, транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә, энергетика объектларының эшләвен тәэмин итүче предприятиеләрдә аерым эш режимы кертелә. Эш графигындагы үзенчәлекләр кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыручы объектларга да кагылачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading