16+

Путин указы: хезмәт хакларын түләү тәртибе үзгәртелде

Хезмәт министрлыгы 4 майдан 7 майга кадәр эш хакын түләү тәртибен аңлатты.

Хезмәт министрлыгы 4 майдан 7 майга кадәр эш хакын түләү тәртибен аңлатты.

4 майдан 7 майга кадәр эш вакыты өчен түләү гадәти күләмдә башкарылачак, әгәр дә эш белән тәэмин итүче башка карар кабул итмәсә. Бу Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында бастырылган тәкьдимнәрдән күренә, дип яза "РИА Новости".

Өстәмә түләү эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль билгеләнергә мөмкин, дип билгеләп үтелә документта.
 Тәкъдимнәрдән күренгәнчә, эш көннәре саны кимү хезмәт хакын аз күләмдә түләү өчен нигез булып тормый. Указ буенча, эшләнелгән көннәр киметелгән булса да, хезмәткәрләргә хезмәт килешүе нигезендә акчаны түләргә кирәк.

Килешү схемасы буенча эшләүче хезмәткәрләр эш бирүче белән төзелгән беренчел контракт нигезендә эш көне булмаган көннәр өчен бүләкләнү рәвешендә акча алырга тиеш. Әлеге максатларга тотылган чыгымнар тулысынча хезмәт хакына керә.
 1 майдан 3 майга кадәр һәм 2021 елның 8 маеннан 10 маена кадәр хезмәт өчен түләүләр 153 Хезмәт кодексы кагыйдәләре буенча үтәләчәк. Аның нигезендә, ял яки эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләү икеләтә күләмдә түләнә.

Бәйрәмнәр алдыннан түләргә
Россия хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә,  әгәр хезмәт хакын түләү вакыты эш көне булмаган көннәргә туры килсә, аны алдан ук түләп куярга кирәк.
Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, үз чиратында, дәүләт башлыгы указын үтәмәгән өчен эш бирүчеләрне җәзага тартмаячакларын белдерде.
Ул шулай ук, ялларда эшләүче предприятиеләр эшләвен дәвам итәчәкләр, диде.

Яллар буенча тәкъдимнәр
Хезмәт министрлыгы шулай ук эш бирүчеләргә 4 майдан 7 майга кадәрге яллар аркасында отпускта булганнарга ялларын озайтмаска киңәш итте.
Чөнки эш көне булмаган чорда хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү саклана, эш вакыты нормасы кимеми.

«Озын» яллар
Хәтерләсәгез, Путин 1 майдан 10 майга кадәр көннәрне ял көннәре итеп игълан иткән иде.

«Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны киметү тенденциясен саклау һәм Россия гражданнарының сәламәтлеген ныгыту максатында, карар кабул итәм: 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәрге көннәрне, эшләүчеләрнең хезмәт хакын саклап, эшләми торган көн итеп билгеләргә», диелә Президент имзалаган документта. Моны Россия Президенты Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр, дип игълан итү тәкъдимен хуплап эшләде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading