16+

Путин укучыларга ярдәм итәргә тели

Россия Президенты Владимир Путин укучыларга психологик ярдәм күрсәтү платформасын булдыру концепциясен эшләргә кушты.

Россия Президенты Владимир Путин укучыларга психологик ярдәм күрсәтү платформасын булдыру концепциясен эшләргә кушты.

Бу хакта ТАСС Кремль сайтында бастырылган документка сылтама белән хәбәр итә.
“РФ хөкүмәтенә балигъ булмаган гражданнарга, аларның ата — аналарына психологик ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән цифрлы платформа булдыру концепциясен эшләү”, – диелә документта.
Министрлар Кабинетына әлеге платформа булдыру һәм аның эшләве белән бәйле чыгымнарны финанслау турында тәкъдимнәр кертергә куштылар. Программаны тормышка ашыру «Мәгариф»милли проекты хисабына финанслана.
Владимир Путин шулай ук 2025 елга кадәр РФ мәгариф системасында психологик хезмәтне үстерү концепциясен һәм әлеге документны тормышка ашыру буенча чаралар планын актуальләштерүне тәэмин итәргә тәкъдим итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading