16+

Путин вузларда 4 елдан 6 елга кадәр элеккеге тәртиптәге уку срогына кайтырга чакырды

Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында вузларда 4-6 елга кадәр традицион уку срогына кайтырга кирәклеге турында белдерде.

Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында вузларда 4-6 елга кадәр традицион уку срогына кайтырга кирәклеге турында белдерде.

Владимир Путин белгечләр әзерләү моделенә әйләнеп кайтырга тәкъдим итте, анда уку вакыты 4 елдан 6 елга кадәр тәшкил итәчәк. Алга таба яшьләр магистратурада яки ординатурада укуларын дәвам итә алачак.

Владимир Путин «Бик мөһим мәсьәлә — безнең югары мәктәп турында. Монда яңа таләпләр шартларында зур үзгәрешләр башланды, Совет мәгариф системасында, соңгы дистә еллардагы булган иң яхшы тәҗрибәләрне берләштерү кирәк. Бу уңайдан түбәндәгеләр тәкъдим ителә: илебез өчен традицион югары белемле белгечләр әзерләү базасына кире кайтырга. Уку вакыты 4 елдан 6 елга кадәр булырга мөмкин».

Президент фикеренчә, күчеш шома үтәргә тиеш. Совет мәгариф һәм хәзерге тәҗрибә системасында тупланган тәҗрибәне берләштерү кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading