16+

Путин ярлылыкны Россиянең төп дошманы дип атады

Владимир Путин "Бердәм Россия"не сайлауларда ышанычлы җиңүе белән котлады, әмма Россиядә күп нәрсәне үзгәртәсе бар, дип билгеләде.

Владимир Путин "Бердәм Россия"не сайлауларда ышанычлы җиңүе белән котлады, әмма Россиядә күп нәрсәне үзгәртәсе бар, дип билгеләде.

Вице-премьерлар белән киңәшмәдә президент ассызыклаганча, әлегә без барлык максатларга ирештек дип әйтергә әле иртәрәк.

Владимир Путин, РФ президенты: «Кайбер штабларда сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң,"Ура!" тавышларын ишеттем. Ләкин без барлык максатларга ирештек дип әйтергә һәм "Ура!" кычкырырга иртәрәк. Дошман җиңелмәгән әле».

Президент ачыклык керткәнчә, илнең төп дошманнары "халкыбызның ярлылыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, инфраструктура үсеше системасында хәл ителмәгән проблемалар", ә төп максат - "безнең ил гражданнарының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру". Путин шулай ук хөкүмәт әгъзаларына сайлау алды чорында актив эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм пандемия вакытында министрлар кабинеты үз бурычларын яхшы үтәде, бу үз нәтиҗәсен бирде, дип ассызыклады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading