16+

Путин язгы чакырылыш турындагы указга кул куйды

Владимир Путин армиягә язгы чакырылыш турындагы указга кул куйды.

Владимир Путин армиягә язгы чакырылыш турындагы указга кул куйды.

Документ нигезендә, чакыру кампаниясе 1 апрельдән 15 июльгә кадәр узачак. Хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 134,5 мең россияле чакырылачак (бу 2021 елның язына караганда кимрәк).

Исегезгә төшерәбез, бу атна башында оборона министры Сергей Шойгу хәбәр иткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучылар кайнар нокталарга җибәрелмәячәк, ә узган елгы язгы чакырылыш хәрби хезмәткәрләренең барысы да хезмәт срогы тәмамланганнан соң запаска җибәреләчәк.

Министр шулай ук күпчелек хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен 2022 елның язында хезмәт һөнәри әзерлектән башланачак, ул өч айдан биш айга кадәр дәвам итәчәк, диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading