16+

Путин: юллама әзер. Чыгышны көтәбез

Юллама вакытындагы кайбер тезисларны хәтта аны әзерләүдә катнашучылар да беренче тапкыр ишетергә мөмкин.

Юллама вакытындагы кайбер тезисларны хәтта аны әзерләүдә катнашучылар да беренче тапкыр ишетергә мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин бүген көндезге 12.00дә Федераль Җыенга юллама белән чыгачак. Белгечләр бүгенге чараны Путинның иң мөһим чыгышларыннан берсе булыр дип фаразлый. Узган елгы чыгыш Конституциягә төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән истә калган иде. Аннан соң дөнья үзгәрде - пандемияле чор башланды. Инде, Ходай кушып, коронавирустан соңгы чор башлана. Шуңа да экспертлар бүгенге чыгышны "яңа заман" юлламасы дип атарга батырчылык итә.

Юллама "Манеж" күргәзмәләр залында узачак. Рәсми хәбәрләргә караганда, анда эләгү өчен барлык катнашучыларга ковидка өч тапкыр тест узарга кирәк булган. 

Федераль басмаларны карап баргач, Путинның быелгы чыгышына җентекләп әзерләнүе күзгә ташланды. Ике көн кала хөкүмәт җитәкчеләре белән соңгы киңәшмә үтте. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков юллама текстын илбашы үзе төзәтүен, кайбер үзгәрешләрне төнлә дә кертергә мөмкин икәнен белдерде. Ягъни чыгыш вакытындагы кайбер тезисларны хәтта аны әзерләүдә катнашучылар да беренче тапкыр ишетергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading