16+

Путин юлламасы нинди булачак: Экспертлар фикере

Владимир Путинның еллык юлламасы, нигездә, социаль-икътисадый мәсьәләләргә багышланачак. Һәм ул куелган бурычларны гамәлгә ашыруны игътибар үзәгендә тотачак.

Владимир Путинның еллык юлламасы, нигездә, социаль-икътисадый мәсьәләләргә багышланачак. Һәм ул куелган бурычларны гамәлгә ашыруны игътибар үзәгендә тотачак.

Социаль тикшеренүләр эксперт институты (ЭИСИ) түгәрәк өстәлендә катнашучылар әнә шундый фикердә тора.

ЭИСИның региональ программалар департаменты җитәкчесе Дарья Кислицына белдергәнчә, 2020 елның 15 гыйнварында яңгыраган Президент юлламасы социаль юнәлеше белән аерылып торган һәм социаль ярдәм итү ятү буенча шактый мәсьәләләрне үз эченә алган. Һәм иң мөһиме, әлеге бурычлар куелыпы кына калмыйча, күпчелек өлеше гамәлгә дә ашырылган. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикеренчә, хәзер дә көн үзәгендә социаль-икътисадый темалар беренче планда тора. Бу фикерне социаль сораштырулар да раслый икән. Шунлыктан экспертлар быелгы юлламада да халыкны яклау блогы алгы планга чыгачак. Президенттан шул юнәлештә чаралар күрү бурычын көтәләр. Аерым берәүләр исә, быелгы юллама хәлиткеч, хәтта тарихи булырга мөмкин дип саный. Владимир Путин, бурычлар куеп кына калмыйча, аларның үтәлешен дә контрольгә алачак, ди андыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading