Еллык матбугат очрашуы азагында РФ Президенты Владимир Путин 7 яшькәчә булган балаларга акча вәгъдә итте.
Әлеге түләүләрне алу өчен яңадан гаризалар язу таләп ителми. Әгәр дә әти-әниләр җәй айларында, пандемия белән бәйле түләүләрне алган икән, Яңа ел “күчтәнәче” дә шул ук гаризалар нигезендә киләчәк.
Гаиләдә бала 1 июльдән соң туган очракта (яисә уллыкка алынган икән), ул чагында “Дәүләт хезмәте” порталы аша Пенсия фондына гариза җибәрү таләп ителә. Җәйге түләүләр килгән банк картасының исап-хисап счеты алмашынса, яңа реквизитларны күрсәтү таләп ителә. Гаризаларны 2021 елның 1 апреленә кадәр кабул итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар