16+

Путинның Федераль Җыенга юлламасы кайчан көтелә?

Кремль Путинның Федераль Җыенга юлламасы сроклары турында хәбәр итәргә вәгъдә итте.

Кремль Путинның Федераль Җыенга юлламасы сроклары турында хәбәр итәргә вәгъдә итте.

Кремль әлегә Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы срокларын атамый. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте, аның сүзләрен ТАСС җиткерә.
"Карар кабул ителгәч, без сезгә хәбәр итәчәкбез", – дип вәгъдә итте Песков журналистларга.
Февральдә Путин Федераль Җыенга Юлламага әзерлеккә багышланган киңәшмәләр сериясе башлануы турында хәбәр итте. Дәүләт башлыгы министрлар кабинетының икътисади блогына илнең төп икътисади параметрларына комплекслы анализ ясарга кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading