16+

Пычрак, газсыз һәм утсыз фатирдан бер сүз дә сөйләшә белми торган 7 яшьлек “маугли” баланы тапканнар

Аның әнисе беркайда да эшләмәгән, улын тәрбияләү белән дә шөгыльләнмәгән, чөнки ул барысыннан да артык шешәне яраткан.

Бу хәл Башкортстанның Салават шәһәрендә була. Әлеге кала хакимияте, хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә ниятләп, судка мөрәҗәгать иткән. Тикшерү вакытында малайны социаль приютка урнаштырганнар, анда җиде яшькә кадәр баланың сөйләшмәве, ә бары үзенә игътибарны җәлеп итәргә омтылып, тавышлар гына чыгаруы ачыкланган, дип яза “Кызыл таң”.

Бала уйный, киенә, аш-су приборларыннан файдалана белми, куллары белән ашый.
Хокуктан мәхрүм итү турындагы дәгъвага җавап итеп, әнисе фатирны тәртипкә китергән, ә аннары ул анда косметик ремонт ясарга ниятләвен белдергән. Әмма суд хатынны ана хокукларыннан мәхрүм итеп кенә калмыйча, улын карап тоту өчен алимент түләттерергә дә карар кылган.

Фото:pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading