16+

Һәр ветеранга 10 мең сум!

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына акчалата түләүләр булачак.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына акчалата түләүләр булачак.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган түләүне бирә башлады.

Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, 1941-1945 еллар вакыйгаларында турыдан-туры катнашкан гражданнарга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче бу акчаны пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә апрель аенда ук күчерә.

“Татарстанда Җиңү көненә ел саен бирелүче әлеге  түләүне 438 ветеран алачак. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагындагы мәгълүматлар нигезендә гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка башкарыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган  акчалар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading