Татарстанда Башкортстан республикасының вәкаләтле вәкиллеге ачылачак.
Бу хакта бүген Уфада Башкортстан хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында сәүдә икътисади, фөнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында рәсми Килешүне имзалаганда Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әйтте.
"Безнең республикалар эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтә", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан вәкиллек өчен бина булдыруда ярдәм сорады.
Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре бара. Бүген рәсми чараның икенче көне.
Алсу Исмәгыйлева
Татар-информ
Комментарийлар