16+

Радий Хәбиров туган көненә нәрсә сораган?

Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка 56 яшь тулды. Төбәк җитәкчесе үз адресына күпсанлы котлаулар һәм җылы теләкләр алды.

Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка 56 яшь тулды. Төбәк җитәкчесе үз адресына күпсанлы котлаулар һәм җылы теләкләр алды.

Ул хәтта теләгән бүләкләренең исемлеген дә бәян итте һәм ул – кешеләргә ярдәм. Бу хакта “Кызыл таң” яза.

Радий Хәбиров акчаны Уфада хоспис төзелешенә тотылачак махсус исәпкә күчерүне иң яхшы бүләк дип атады. Башлык теләсә нинди суммага шат булачак, дип билгеләп үтте "Башинформ" Директорлар советы рәисе Ростислав Мурзагулов. Ул республика халкын, барлык квитанцияләр дә халыкка җиткереләчәк, дип ышандырды.

"Радий Хәбировның туган көненә Уфа хосписы төзелешенә теләсә нинди суммага квиток иң яхшы бүләк булачак. Барлык квитанцияләр да халыкка күрсәтеләчәк. Акчагызны һәм вакытыгызны теләсә нәрсәгә туздырмагыз. Әйдәгез, игелекле эш башкарыйк. Мин үз бүләгемне ясадым инде... Сораучыларга әйтегез", – дигән Ростислав Морзагулов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading