16+

Рафис Борһанов: "Май аенда дәресләр тәмамланачак"

Мәктәп укучыларын бер-берсеннән Роспотребнадзор тәкъдиме белән билгеләнгән ераклыкта утыртачаклар.

Рафис Борһанов: "Май аенда дәресләр тәмамланачак"

Мәктәп укучыларын бер-берсеннән Роспотребнадзор тәкъдиме белән билгеләнгән ераклыкта утыртачаклар.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанда дистанцион белем бирүне оештыру, мәктәп укучылары төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын кайда тапшыруы, эшнең яңа формасының педагогларның хезмәт хакы һәм белем бирүнең сыйфатына нинди йогынты ясавы турында сөйләде. Министр Андрей Кузьминга интервью бирде.

«Май аенда дәресләр тәмамланачак. 8 июньдә республикада — беренче бердәм дәүләт имтиханы, ә 9 июньдә беренче төп дәүләт имтиханы узачак. Төп дәүләт имтиханы быел ике төп сынаудан (математика һәм рус теле) гыйбарәт. Аларны балалар, гадәттәгечә, имтихан кабул итү пунктларында тапшырачак. Әлеге процедура законда билгеләнгән, шунлыктан бернәрсәне дә үзгәртмәячәкбез», — дип искәртте спикер.

Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, имтихан вакытында гамәлдәге барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр дә үтәләчәк. Мәктәп укучыларын бер-берсеннән Роспотребнадзор тәкъдиме белән билгеләнгән ераклыкта утыртачаклар.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading