16+

Раил Нургалиев Павликны отты. Раилне кем отты?

Раил Нургалиев Сергей Павликны отты.

Раил Нургалиев Сергей Павликны отты.

Радик Сәлахов баллар буенча 1:0 исәбе белән Булат Мусинны җиңде һәм Питрау абсолют батыры калды.

Быел абсолют батырга 120 килограммлы тәкә һәм Lada Largus машинасы бүләк ителде. Узган елны машина булмаган иде. Радик Сәлаховтан бүләккә машина булмаса да, көрәшер идеме дип сорадым. "Әлбәттә, килер идем, чөнки бу быел соңгы зур Сабантуй", - диде җиңүче.

Үз үлчәү авырлыгында Радик Сәлахов икенче урында Раил Нургалиевны калдырды. Шулай ук алар белән 100кг .нан авыррак үлчәүдә Федераль Сабантуй абсолют батыры Сергей Павлик көрәште. Аны Раил Нургалиев отты.

Яшьләр арасында исә баш батыр исеменә Актаныш районыннан Илназ Шәмсиев лаек булды. Котлыйбыз!

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading