16+

Раил Садриевка мактаулы исем бирелде

Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриевка Татарстан Президенты указы нигезендә "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исем биреле.

Раил Садриевка  мактаулы исем бирелде

Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриевка Татарстан Президенты указы нигезендә "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исем биреле.

Раил Садриев Буа районының Толымбай авылында туган. Ул оештырган Буа дәүләт драма театрын халык сатира театры дип йөртә. 2017 елдан башлап Буада театр фестивале һәм театр лабораториясе оештырыла һәм ул иң уңышлылардан санала.

Раил Садрив "Шәһри Казан"га биргән бер әңгәмәсендә болай дигән иде:
– 50 яшь тулгач, мин шундый фикергә килдем: кеше дөньяга буш килә, буш китә. Үзе белән алып китә алмый торган әйберләрне гомере буе җыя, шулар өчен көрәшеп, сугышып яши. Бер көнне китәргә кирәк, ә алып китәрлек берние юк. Мин бу дөньяга нигә килгәнемне аңлап яшим. Бәлки, баераклар, бу юләр һаман театр уйнап йөри, дияр. Аларның да бит акчалары кала. Без үзебез белән бары тугыз граммлы җан дигән флешкага сыйган кичерешләрне генә алып китә алабыз...


Тулырак монда

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading