16+

Рамазан ае тәмамлану уңаеннан массакүләм йөгереш узачак

22 майда Казанның Аккош күле янәшәсендә Рамазан-шәриф ае тәмамлану уңаеннан массакүләм йөгереш узачак.

22 майда Казанның Аккош күле янәшәсендә Рамазан-шәриф ае тәмамлану уңаеннан массакүләм йөгереш узачак.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үткәрә. Йөгерештә 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала. Бүгенге көндә әлеге спорт чарасында катнашу өчен йөздән артык кеше теркәлү узды. Язылу дәвам итә!

16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 10 һәм 5 чакрымлык дистанция каралган. Катнашу бәясе 200 сум.

9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге яшүсмерләргә – 2 чакрым. Катнашу бәясе 200 сум.

5 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге яшь йөгерешчеләр өчен 500 метр каралган. Катнашу бушлай.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://myrace.info/events/130/ .

Чараның нигезләмәсен моннан йөкләп алырга мөмкин: https://docs.google.com/document/d/1RtwdEwLs5f1I_sarXpJPQlCDIDxe7YKCSJTe1IUzCTc/edit .

Теркәлү 08:45 сәгатьтә тәмамлана. Йөгерү 09.00 сәгатьтә башлана, дип яза Диния нәзарәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading