16+

"Рамазан – изге гамәлләр ае" марафоны тәмам: Татарстанда 7000 дән артык кешегә ярдәм күрсәтелде

Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аеның беренче көнненән үк игълан ителгән иде.

Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аеның беренче көнненән үк игълан ителгән иде.

Нәтиҗәдә «Зәкят» хәйрия фонды аның кысаларында 7098 кешегә ярдәм күрсәтте, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте. 
Марафонның иң төп нәтиҗәләреннән берсе авыру сабыйларны дәвалау өчен акча җыю белән бәйле. Акция Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 23 балага тернәкләнү һәм дәвалау курсларын узарга мөмкинлек бирде. 2-18 яшьтәге бу балалар церебраль паралич, умыртка мускуллары атрофиясе, дезагригацион тромбоцитопатия (кан оемый), башка су җыелу белән бәйле  (внутренняя постгеморрагическая гидроцефалия), краниостеноз (баш сөягенең баш мие урнашкан өлеше үзгәреш кичергән), үзәк нерв системасы зарарлану, аутизм (РАС), сулыш органнары җитлекмичә туу һәм башка авыр диагнозлар белән көрәшә.

Рамазанның аерылгысыз өлеше булып мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасын һәм фидия түләү тора. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен «Зәкят» хәйрия фонды әлеге төр сәдакаларны электрон рәвештә үзәкләштереп җыюны оештырды. Нәтиҗәдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 1 900 000 сумнан артык фитр һәм фидия җыйган. Акчалар 29 мохтаҗ гаиләгә бирелгән һәм Фондның социаль проектларына җибәрелгән.

Хәйрия марафонының тагын бер юнәлеше Татарстанның аз керемле гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү белән бәйле иде. Ай дәвамында «Зәкят» хәйрия фонды үз карамагындагы 625 кешене, мәдрәсә шәкертләрен һәм мөгаллимнәрне, инвалидларны һәм башка мохтаҗларны 4,5 тонна азык-төлек белән тәэмин итте.

Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды 45 махсус хәйрия ифтары уздырды, аларда республиканың Казан шәһәреннән, Әлмәт, Арча, Кукмара, Питрәч, Ютазы районнарыннан 5040 мохтаҗ авыз ачты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading