16+

"Рамил абый туган ягына кайткан саен, мунча кертеп, пәрәмәчләр белән сыйлый идек..."

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинны бүген Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылы зиратында җирләделәр.

"Рамил абый туган ягына кайткан саен, мунча кертеп, пәрәмәчләр белән сыйлый идек..."

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинны бүген Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылы зиратында җирләделәр.

«Без Рамил абый белән таныш идек. Рамил Курамшин Кави Нәҗми, Әхмәт Саттар, Хәйдәр Бигичев кебек даһиларыбыз белән бер сафта иде. Аны туган авылы зиратында әтисе-әнисе янында җирләдек. Җирләргә Гөлзар исемле бертуган сеңлесе, классташлары килгән иде. Рамил абыйны бары тик яхшы яктан гына искә алдык. Барлыгы 150ләп кеше җыелды. Аның рухына дога кылдык», - дигән «Татар-информ» хәбәрчесенә Түбән Новгородның Спас районы депутатлар советы рәисе Рамил Салихҗанов.

Аның әйтүенчә, Рамил Курамшинның исемен мәңгеләштерергә кирәк. «Туган ягында һәйкәл кую турында уйлыйбыз», - диде ул. Хушлашу чарасында муниципаль округ һәм авыл җирлеге башлыклары, администрация вәкилләре, авыл халкы катнашкан.

«Туган ягында Илһам Шакиров белән концертлар куя иделәр, аларны йөртә идем мин. Рамил абый туган ягына кайткан саен, аны каршы алып, мунча кертеп, пәрәмәчләр белән сыйлый идек. Бездә Бозлау, Тукай, Татар Моклокасы, Ишәй дигән авыллар бар, Рамил абый шушы дүрт авылга багышлап, җыр иҗат иткән иде. Сүзләрен дә, көен дә үзе язган. Яхшы кеше иде, урыны җәннәттә булсын», – дип искә алды Рамил Салихҗанов.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading