16+

Рамил Гали: "Ничә китабыгыз бар?" - дип сорагач дәшмәдем

“Татмедиа” бинасында ТР Фотографлар союзы рәисе, танылган фотограф Рамил Галинең “Казань из кофра” исемле китабын һәм фотокүргәзмәсен тәкъдим итү чарасы узды.

Рамил Гали: "Ничә китабыгыз бар?" - дип сорагач дәшмәдем

“Татмедиа” бинасында ТР Фотографлар союзы рәисе, танылган фотограф Рамил Галинең “Казань из кофра” исемле китабын һәм фотокүргәзмәсен тәкъдим итү чарасы узды.

“Тәүге китабым чыгу – тормышымдагы мөһим һәм зур вакыйга. Бик дулкынланам, чөнки бу – беренче китабым. Бервакыт Мәскәүнең фотога төшерү белән шөгыльләнүче эре оешмаларына барырга насыйп булды. National Geographic редакторы минем фотоларны зур игътибар белән карап чыкты да: “Ничә китабыгыз бар?” – дип сорады. Минем өчен бу көтелмәгән сорау иде, дәшмәдем, чөнки ул вакытта бер китабым да юк иде. 30 елдан артык вакыт узды. Һәм менә, ниһаять, “Татмедиа” җитәкчелеге ярдәме белән тәүге китабым басылды”, - ди Рамил абый.

Аның әйтүенчә, китапка ул туристлар өчен дә, җирле халык өчен дә кызыклы теманы сайлаган. Китап Казанга, аның геройларына, матур урыннарына багышлана. Ул Татар китап нәшриятендә бер мең данә тираж белән басылган. “Мәскәүдән Казанга күченеп кайткач, Казанның бик нык үзгәргәнен күрдем. Китаптагы фотолар биш ел дәвамында төшерелде. Китапта – матур тарих”, - ди фотограф.

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Рамил Гали белән эшләү – зур бәхет, ди. “Рамил абый булган җирдә һәрвакыт күңелле. Ул – уңай энергетикалы, иҗади кеше. Гел яңа идеяләр белән янып яши. Тик тора белми ул. Рамил абый безгә эшләргә килгәч, фотога төшерү юнәлеше үсеп китте. Фото – журналистиканың нигезе”, - диде Шамил Садыйков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading