Юмор остасы хатирәләре белән уртаклашкан.
"Бүген шундый кояшлы,матур, рәхәт көн! Шимбә, ял көннәренә шатланып йөри дип уйлый күрмәгез. Бүген безнең гаиләдә зур бәйрәм:әтиебез - Рафик Низамовичның туган көне! 57 яшь тулды. Әти белән кызыклы, рәхәт хатирәләрем искә төште әле.
Мәктәптә "өч"ле алсам, миңа хана иде. Әти бик таләпчән кеше. Өчле алган көннәрне мәктәпне әллә каян ерактан урап кайта идем. Бөтенесе белән исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен белешеп... (беләмме ул кешене, белмимме). Өйгә кергәндә тагын ярты сәгатьләп эт белән сөйләшеп торам. Керү белән әти көндәлекне сорый иде. Көндәлек сорамый калган бер көне дә булмады аның. Андагы "өч"лене күрсә, көндәлеккә җан керә, бүлмәдән-бүлмәгә очып йөри иде.
5 нче класста укыганда тарихтан чиреккә "өч"ле чыкты. Бетте баш! Каникуллар башланды. Җәй буе кулдан тарих китабы төшмәде. Әти һәр көн укыганны тикшерә иде.
Укулар башлангач, 5-6 дәрес рәттән гел "биш"леләр генә алып кайттым. Җәй буе шул дәрәҗәдә яхшы өйрәнелгән иде ул тарих фәне. Укытучы белмәгәнне дә мин белә идем.
Әтигә шушы дисциплинасы, таләпчәнлеге, ныклы тәрбиясе өчен рәхмәт әйтәсем килә! Хезмәт, эш белән тәртипкә өйрәтте ул безне.
Бер генә әйбер күңелне тырнап тора: әтидән өйрәнмәгән һөнәр бар. Әти безнең балта остасы, менә шул эшне үзләштерә алмадым. Күпме тукып торса да. Аның каравы, бу һөнәр бабасыннан - оныкка, ягъни минем улым Раянга күчкән.
Хөрмәтле Әтием саулык-сәламәтлек, балалар, оныклар куанычын күреп, озын-озак гомер яшәргә язсын сиңа",- дип балачак хатирәләре белән бүлешкән Рамил.
Фото: Рамил Шәраповның социаль челтәреннән алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар