16+

Рамил Төхвәтуллин театрларны патриотик әсәрләр чыгарырга чакырды

Казанда «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү дебатлары бара.

Рамил Төхвәтуллин театрларны патриотик әсәрләр чыгарырга чакырды

Казанда «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү дебатлары бара.

Дәүләт театрларында патриотик спектакльләр куелмый. Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин бүген «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү дебатларында шушы фикерне җиткерде.

«Иртәгә Бөек Җиңү көне. Ә безнең кайсы театр сугыш темасына патриотик әсәр күрсәтәчәк? Сез репертуарны карагыз. Бу бит дөрес түгел. Дәүләт театрлары дәүләт сәясәтен алып барырга тиеш», – диде Рамил Төхвәтуллин.

«Безнаң каһарманнарыбыз сәхнәдә күренми», – дип борчыла артист. Уңай мисал буларак ул Муса Җәлил исемендәне опера һәм балет театрының «Җәлил» операсын китерде.

«Милли әсәрләребезне куймагач, театрның мәгънәсе югала. Театр тәрбияләми дибез. Театр зәвыкны тәрбияләргә тиеш», – ди Рамил Төхвәтуллин.

Дебатларда Муса Җәлил исемендәне опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР Президент Аппаратының департамент җитәкчесе урынбасары Роман Беляков катнашты.

Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading