Чечня башлыгы әлеге вазыйфада 15 ел эшли.
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үз вазыйфасында "озак утырдым, ялга китәргә кирәк", дигән фикердә.
Баксаң, субъектлар җитәкчеләре арасында ул иң озак идарә итүчеләрнең берсе, бу вазыйфада ул 15 ел икән.
"Без кавказ, чечен халкында шундый мәкаль бар: кунак ни кадәрле генә кадерле һәм көтелгән булмасын, вакытында китсә, тагын да рәхәтрәк була. Шуңа минем дә вакыт җиткәндер дип саныйм. Куып чыгарганчы",- дип яза "РИА Новости" Рамзан Кадыйровка сылтама белән.
Кадыйров "мин инде карт", дип тә өстәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар