16+

Рәшит Низамов: «Максатлар кую һәрбер кешегә дә кирәк»

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.

— Рөстәм Нургалиевич үз чыгышында гади һәм аңлаешлы итеп кайсы якка атларга икәнен билгеләде. Максатлар кую һәрбер кешегә дә кирәк. Минем өчен, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры буларак, бу ике өлкәдә – мәгариф һәм төзелеш юнәлешләрендә мөһим иде. 

Белем бирүдә, әйтик, ресурс үзәкләргә таяну әһәмияте ассызыкланды, алар бездә бар һәм халыкара дәрәҗәдә эшчәнлек алып баралар. Аннары укучыларның белем сыйфатына зур игътибар бирелде, аны үстерергә кирәклеге әйтелде. Мәктәптән башлап югары уку йортларына кадәр эзлекле эш алып барылырга тиеш. 

Төзелеш, архитектура өлешендә парклар, халыкка ял итү өчен мәйданнар булдыру, юллар мәсьәләсендәге фикерләре без дөрес юнәлештә барабызмы икән дигән сорауга җавап бирде. Юллар өлкәсендә, әйтик, үз вакытында зур хаталар ясалды. Хәзер шуларны төзәтү белән мәшгульбез. Татарстан Рәисе чыгышы төгәл бурычлар куйды һәм алга таба эш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading