Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се - читтән кайткан кешедә табылса, калганнары бу чирне элемтә аша йоктырган.
6 кеше хастаханәгә озатылган, 19ы өйдә дәвалана. Аларда авыру җиңелчә дәрәҗәдә үтә.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 1
18 дән 30 га кадәр - 2
30дан 50 - 8
50 дән 60 - 6
60 тан 70 - 6
70 тән 80 - 2
Географик бүленеш:
1. Казан - 14
2. Аксубай районы - 1
3. Буа - 3
4. Биектау районы - 1
5. Кама Тамагы - 2
6. Лаеш - 1
7. Лениногорск - 1
8. Питрәч - 2
6 октябрьгә Татарстанда СОVID-19ның 7389 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 6298 кеше савыккан, шул исәптән 28есе узган тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар