16+

Районнарда көзге культураларның торышы ни хәлдә?

Һәлак булган көзге культураларның иң күп мәйданы Мамадыш районында теркәлгән – ул 4,11 мең га тәшкил итә.

Районнарда көзге культураларның торышы ни хәлдә?

Һәлак булган көзге культураларның иң күп мәйданы Мамадыш районында теркәлгән – ул 4,11 мең га тәшкил итә.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы белгечләре республикада көзге культуралар кырларын аралап алып тикшереп, аларның торышын бәяләде. Көзге бөртекле культуралар 7,6 мең га мәйданда һәлак булган, бу гомуми мәйданның 1,4 процентын тәшкил итә.
Татарстанда көзге культуралар (көзге бодай, арыш, тритикале) 554,6 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан 395,8 мең га – яхшы, 133,9 мең га – канәгатьләнерлек, 24,9 мең га – начар хәлдә. Шул ук вакытта һәлак булган көзге культураларның иң күп мәйданы Мамадыш районында теркәлгән – ул 4,11 мең га тәшкил итә. Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Югары Ослан, Кукмара, Лениногорск, Спас, Ютазыда да зыян күргән мәйданнар бар, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading