16+

Рекорд куелды: Россиядә бер тәүлек эчендә 50 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган

Бер көн эчендә авыручылар саны берьюлы 10 мең кешегә арткан.

Бер көн эчендә авыручылар саны берьюлы 10 мең кешегә арткан.

Россиядә узган тәүлектә ковид белән авыручы 49 513 кеше ачыкланган, бу иң югары күрсәткечләрнең берсе. Әйтергә кирәк, 20 гыйнварда бу күрсәткеч - 38 850 булган. Барлыгы илдә пандемия башыннан бирле 10 987 774 кеше коронавирус белән авырган, әлеге инфекөяидән 324 752 кеше үлгән.
Татарстанда бер тәүлек эчендә 114 йоктыру очрагы ачыкланган.

28 кеше хастаханәгә озатылган, 86 өйдә дәвалану ала.

География:
1.    Казан - 56
2.    Яр Чаллы - 18
3.    Әгерҗе - 6
4.    Арча - 1
5.    Бөгелмә - 8
6.    Югары Ослан - 1
7.    Биектау районы - 3
8.    Яшел Үзән - 2
9.    Кукмара - 1
10.    Лаеш - 1
11.    Мамадыш - 4
12.    Менделеевск - 3
13.    Минзәлә - 4
14.    Түбән Кама - 2
15.    Нурлат - 1
16.    Балык Бистәсе - 1
17.    Тукай - 1
18.    Чистай - 1

21 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 44 859 яңа очрагы теркәлгән.

Бөтен чорда 1546 кеше вафат булды, узган тәүлек эчендә 6 (ике ир-ат 1946, 1933елгы), дүрт хатын-кыз - 1972, 1936, 1942, 1961елгылар) коронавирустан үлеп китте. 

Бөтен чорда 38 111 кеше савыкты. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading