16+

Ренат Харис белән Резеда Әхияровага Президент медальләр тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь, язучы Ренат Харис һәм композитор Резеда Әхияровага "Фидакарь хезмәт өчен" медальләрен тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь, язучы Ренат Харис һәм композитор Резеда Әхияровага "Фидакарь хезмәт өчен" медальләрен тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Ренат Хариска һәм Резеда Әхияровага алдагы эшчәнлекләрендә иҗади уңышлар теләп: "Без сезнең хезмәтегезне, иҗатыгызны, гомумән, башкарган барлык эшегезне ихлас хөрмәтлибез. Сез безнең мәдәниятебезгә үсеш бирәсез, әсәрләрегезнең әһәмияте зур. Әлбәттә, без киләчәктә дә сезнең башлангыч эшләрегезне хуплаячакбыз", - дигән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading