16+

Республика балалар клиник хастаханәсе Россия рекордлар китабына кертелгән

 Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары 5 килограммнан артык авырлыктагы ике айлык балага уникаль операция ясаган.

 Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары 5 килограммнан артык авырлыктагы ике айлык балага уникаль операция ясаган.

Сабыйга сул иңбашы артериясенең тумыштан килгән аневризмасын алу буенча операция ясаганнар. Дөнья әдәбиятында балаларда мондый операцияләр үткәрүнең 14 очрагы гына тасвирланган, иң кечкенә пациентка 6 ай булган. 

Аневризма дип тукымаларның сузылуы һәм юкаруы аркасында барлыкка килгән кан тамырлары стенкаларының кабарып торуын атыйлар. Нәтиҗәдә, капчык барлыкка килә, ул күрше органнарны баса һәм аларның нормаль эшен кыенлаштыра. Диагностика бу патологиянең балаларда сирәк очравы аркасында авырлаша, ләкин Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары эксперт классы УЗИ аппараты ярдәмендә, ангиографик тикшеренү үткәрмичә генә, диагноз куя алган. Шулай итеп, бала наркоз, инвазия һәм нурланыштан зыян күрмәгән. 

Кызда аневризма хәрәкәт функциясе өчен җаваплы урта нервны һәм аның белән бәйле кан тамырларын баскан. Шеш зурайган һәм кулның шешүе дә арткан, аның хәрәкәтчәнлеге кимегән – пациентка кул чугы һәм беләк атрофиясе янаган. «Операция вакытында кулбаш артерияләрендә пульс юк иде. Озакка сузарга ярамый иде», - дип аңлатты кызны дәвалаучы табиб, кан тамырлары хирургы Дмитрий Осипов. 

Операция вакытында Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары командасы аневризманы алып ташлый, ә артериянең җитешмәгән өлешен гипс лонгетасы ярдәмендә тутыра. 14 нче тәүлеккә кызны стационардан чыгаралар. Контроль УЗИ сул кулның кан белән нормаль тәэмин ителүен раслый. Операциядән соң инде 3 ай узган, кыз үзен яхшы хис итә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading