16+

Республика балалар клиник хастаханәсенең Онкология үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Бүген, зөлкагъдә аеның 4нче көнендә (3нче июньдә), Балалар республика клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәгендә намаз бүлмәсен ачу тантанасы узды.

Бүген, зөлкагъдә аеның 4нче көнендә (3нче июньдә), Балалар республика клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәгендә намаз бүлмәсен ачу тантанасы узды.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов катнашты.

Намаз уку бүлмәсе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тырышлыгы белән оештырылды. Бүгенге көндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшмәкәрләр көче белән шундый сигез бүлмә булдырылды һәм төзекләндерелде. Алар “Казан молл”, “Мега”, “Сувар плаза”, “Караван”, “Порт”, “Тандем”, “Горки парк” сәүдә-күңел ачу комплексларында, Балалар республика клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәгендә урнашты. Соңгысы – бүген балалар хастаханәсендә ачылганы 10нчы корпуста, 5нче катта урын алган. Ул гыйбадәт кылу өчен барлык уңайлыклар белән әзерләнгән: тәһарәтханәсе бар, михраб куелган, келәм җәелгән. Намаз укырга керүчеләргә намазлыклар бар, алар буш вакытта шулай ук дини китаплар укый алалар.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, дин кардәшләребез каршында чыгыш ясап: “Чынлыкта, бу эшләрнең башында Президентыбыз Рөстәм Нургали улы торды. Ул бу юнәлешкә “Хәләл лайф стайл”, ягъни хәләл яшәү рәвеше исеме белән атап, бу эшкә ризалыгын бирде. Барыбыз да уртак тырышлыгыбызны куеп, без бу юнәлештә хәрәкәт итәбез. Пәйгамбәребез ﷺ хәдисендә: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган Аллаһка да рәхмәтле була алмас” диелә. Шулай ук хәдистә: “Мәчет төзүчегә Аллаһ аңа җәннәттә дә йорт төзер” диелә. Бүгенге көндә без үз көчебезне изге эшләргә юнәлтә алабыз. Вафат булгач, догачы бала, файдалы гыйлемнәр, сәдакатуль-җария генә безгә ахирәт тормышында ярдәм итәр. Бу изге эштә катнашучыларның барысы да зур рәхмәт! Проект киләчәктә дә дәвамлы булсын! – дип билгеләп үтте мөфти. 

Үз чиратында Айдар Шаһимәрданов Татарстан Президентына, барлык иганәчеләргә рәхмәтен белдерде, якындагы планнар белән таныштырып, киләсе намаз уку бүлмәсен быел җәй көне Үзәк универмагта (ЦУМ) ачу ниятләре белән бүлеште. Ул башкалардан зурлыгы, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләрдән гыйбарәт булуы белән аерылып торачак.

Айдар Равил улы, намаз уку бүлмәләрен ачу тәҗрибәсе белән уртаклашып, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең сәүдә үзәкләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барудан кала, аренда, бүлмәне даими рәвештә җыештыру чыгымнарын үз өстенә алуын, биредәге әдәбиятны барлап торуын хәбәр итте. Алар атнага бер тапкыр намаз уку бүлмәләрен карап, тикшереп чыгалар.

Фәрит Габделганиев, намаз уку бүлмәсен ачарга килүчеләргә мөрәҗәгать итеп: “Татарстан Президенты даими рәвештә эшмәкәрләр белән очраша. 2020 елның ноябрендә узган шундый очрашуларның берсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе социаль биналарда, сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләрен ачуда булышлык күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Безгә халыкара стандартларга туры килгән, мөселман кардәшләребезнең ихтыяҗларына җавап биргән шартлар тудыру кирәк”, – дип билгеләп үтте.

Бүген намаз уку бүлмәсен ачу тантанасына килүчеләргә Балалар республика клиник хастаханәсе җитәкчелеге биредә дәваланучыларга тудырылган заманча шартларны, медицина җиһазларын, палаталарны, әти-әниләр һәм яшь пациентлар өчен тудырылган мөмкинлекләрне күрсәтеп, таныштырып чыкты. Шулай ук җитәкчеләр хастаханә территориясендә салу ниятләнгән мәчет урынын карады.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының барлык Үзәк район хастаханәләрендә намаз уку бүлмәләре бар. Моннан тыш, намаз уку өчен 2 бүлмә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (Чаллы) эшли. Казанда зур медицина учреждениеләрендә шулай ук намаз бүлмәләре бар, болар – МКДЦ, РКБ, ДРКБ (бүген яңа ачылган бүлмәне санап, 3 бүлмә), Республика клиник онкология диспансеры, 7-нче поликлиника. Татарстанның дәвалану учреждениеләрендә намаз уку бүлмәләре Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре белән хезмәттәшлектә оештырыла.

http://dumrt.ru/news/news_27621.html

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading