16+

Республикада 30 градуска кадәр суыта

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада бик нык суык булуы турында кисәтә.

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада бик нык суык булуы турында кисәтә.

Синоптиклар фаразлаганча, 8 гыйнварга каршы төндә һәм көндез республиканың көньяк яртысында һава температурасы 9-14 градус, төньягында 15-20 градус салкын була, аязганда 25 градуска кадәр җитә. Казанда 18-20, аязганда 23 градуска кадәр салкын була.

9 гыйнварда исә республиканың көньягында - 7-23 градус суык, төньяк районнарда - 24-29 градуска, төнлә аязганда - 32 градуска кадәр суыта. Казанда төнлә 25-27, урыны белән 29 градуска кадәр салкын була, көндез - 23-25 градускача.
10 гыйнварда төнлә һава температурасы 24-29, түбән урыннарда аязганда 30-35 градуска кадәр җитә, көндез 15-20 градус, көнчыгыш районнарда 24 градуска кадәр суык фаразлана. Казанда төнлә термометр баганасы 27-29, урыны белән 33 градуска кадәр төшә, көндез салкыннар 16-18 градустан артмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading