16+

Республикада 936 йортка капиталь ремонт ясалачак

Агымдагы елда Татарстанда 936 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Аларның гомуми мәйданы - 5,6 млн кв. метр.

Агымдагы елда Татарстанда 936 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Аларның гомуми мәйданы - 5,6 млн кв. метр.

Капиталь ремонт программасында Әтнә, Кайбыч, Чүпрәледән тыш, калган барлык районнар да катнаша. Программаны финанслаштыру күләме 5,8 млрд сумны тәшкил итәчәк, шуның 3,7 миллиарды — гражданнарның шәхси акчалары.
Моңардан тыш, газлаштыру Фонды 5 программаны тормышка ашырачак. Ике муниципалитетта 24 йортта 735 фатирны шәхси җылыту системасына күчерү планлаштырылган.   

Фото: nedvizhimost.mitula.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading