16+

Республикада өлешчә мобилизация дәвам итәчәк

Татарстан оператив штабы республикада өлешчә мобилизациянең дәвам итүе турында хәбәр итте.

Татарстан оператив штабы республикада өлешчә мобилизациянең дәвам итүе турында хәбәр итте.

Татарстанда өлешчә мобилизацияләүгә бәйле чаралар дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин хәбәр иткән.

Алдагы көнне Россия башкаласы Мэры Сергей Собянин Мәскәүдә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр итте. Бу РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларның тулысынча үтәлүенә бәйле.

Искәртеп узабыз, 14 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Астанада узган матбугат конференциясендә РФдә өлешчә мобилизацияләүгә бәйле чаралар алдагы ике атна эчендә тәмамланачак, дип белдерде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading