16+

Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай поездлар йөриячәк

11 майда Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – тугызынчы республикакүләм ифтарына җыелачак.

Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай поездлар йөриячәк

11 майда Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – тугызынчы республикакүләм ифтарына җыелачак.

Ифтар Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә.

Быел ифтар «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында узад һәм бер өстәл артында 5 мең кешене җыячак, алар арасында гади мөселманнар да, азкеремлеләр дә, җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, төбәкләрдән килгән кунаклар да бар.

Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр шәһәряны поездларында бушлай махсус рейслар оештырылачак. Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:

Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:07 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:30 сәгатьтә кузгала.
Икенче шәһәряны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:47 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 22:30 сәгатьтә кузгала.

Әлеге бушлай маршрутлардан ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин. Билетларны Татарстан мәчетләрендә, шулай ук диния нәзарәте резиденциясендә алырга мөмкин. Куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгына бәйле рәвештә, урыннар чикләнгән.
Республикакүләм ифтарда катнаша алмаучылар өчен https://iftar.ru/  адресы буенча урнашкан сайтта (әлегә ул эшләнә) турыдан-туры трансляция оештырылачак. Ә “Ак Барс Арена” стадионында мохтаҗлар өчен ифтар җыелмалары таратылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading