Танылган журналист Сергей Брилев «Волга, Кама и притоки» исемле фильм әзерләде.
Скопировать ссылку
Танылган журналист Сергей Брилев «Волга, Кама и притоки» исемле фильм әзерләде.
Анда Татарстанның бүгенге көне - зур халыкара чаралар, икътисади зоналар, төзекләндерелгән парк һәм скверлар, сәнәгать корылмалары сурәтләнә. Шулай ук республикага нигез салынган көннәрне, аның бүгенге дәрәҗәгә ирешкән юлын да күрергә мөмкин.
Бу хакта проектның геройлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, табиблар, тарихчылар, банк һәм завод хезмәткәрләре сөйли.
Фильм Казан, Чаллы, Мөслим, Кама Тамагы һәм Зөядә төшерелгән. Республикабызның матурлыгы, үзенчәлекле язмышлар тарихы, милли традицияләр – барысы да бер проектта. Сергей Брилев – шулай ук «Тяжелая нефть», «Огненная кругосветка» проектларның да авторы.
Фильм бу ялларда Россия-24 телеканалында эфирга чыгачак. Шимбә, 29 августта, 12.00 һәм 22.00 сәгатьтә, 30 августта - 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә карагыз.
Комментарийлар