Егетләр мопедта җилдерергә яраткан.
Татарстанның Тукай районындагы авариядә яшүсмер һәлак булган. Руль артындагы дусты төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Фаҗига 24 апрельдә кичке унынчы яртыда булган.
"2005 елгы мопед йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, югары тизлектә хәрәкәт итү юлының каршы як полосасына чыккан, анда "ВАЗ 2112" автомобиле белән бәрелешкән, - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Аның пассажиры 2006 елгы егет хастаханәдә үлгән. 2005 елгы мопед йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Автоинспекторлар фаҗиганең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар