16+

Республиканың баш кардиологы Альберт Галәвич "Ел табибы" исеменә лаек булды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галәвич "Ел табибы" номинациясендә җиңү яулады.

Республиканың баш кардиологы Альберт Галәвич "Ел табибы" исеменә лаек булды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галәвич "Ел табибы" номинациясендә җиңү яулады.

Бу хакта әле яңа гына "Ак чәчәкләр-2016" республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында билгеле булды. Аның исемен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков игълан итте.

Чара Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Тантанада РФ финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар катнашты. Бүләкләү тантанасы гадәттәгечә табибларның халыкара ант сүзләрен игълан итү белән ачылды. Аннан соң Айгөл Хәйринең табиблар турындагы җыры астында ак чәчәкләр тоткан балалар белән кулга-кул тотынышып, номинантлар чыкты.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыгышында былтыр мөһим дәүләт бурычы үтәлгәнен билгеләп узды. Алдагы ел белән чагыштырганда, сакланып калган гомерләр 475 кә артык булган, ягъни үлем күрсәткечен 1,6 процентка киметүгә ирешелгән. Министр моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе булуын искәртте. "Үлем күрсәткече кимүе Татарстанда заманча сәламәтлек саклау системасы булуы дәлиле", - диде Гадел Вафин. Аннан соң "Ел табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Беренчел звеноның иң яхшы табибы", "Сәламәтлек саклау легендасы", "Уникаль очрак" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. "Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" номинациясеннән тыш, һәркайсында 3 кандидатура тәкъдим ителгән булган. Бәйгегә 70 тән артык презентацион медицина эшләре тапшырылган.

Барлык җиңүчеләргә һәм номинантларга статуэтка, диплом, планшет компьютерлар, чит ил клиникаларында стажировка узу өчен сертификатлар тапшырылды. Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе коллективы ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ТР Президентыннан махсус бүләк - "Лада Гранта" автомобиле хуҗасы булу бәхете Буа үзәк район хастаханәсенең Кайбыч фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Дания Ваһаповага тәтеде.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading