16+

Республиканың кайсы районнары яңа автобуслы булачак?

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык Юллама вакытында яңа транспорт кайтартылачак районнарны атады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык Юллама вакытында яңа транспорт кайтартылачак районнарны атады.

Бүген Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы депутатларына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Юллама барышында ул Татарстан территориясендә төзелә торган юллар исемлегенә тукталды. Шулай ук заманча автобуслар белән тәэмин ителәчәк районнарга да тукталды.

“Җәмәгать транспортын үстерү – тагын бер мөһим юнәлеш. Илебез җитәкчеләре ярдәме белән хәрәкәт составын яңарту мөмкинлеге барлыкка килде. Якын арада Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Азнакай, Минзәлә, Нурлат һәм Баулы шәһәр һәм шәһәр яны маршрутлары өчен уңайлыклары булган 400 дән артык заманча автобус сатып алыначак. Транспорт министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә аларны маршрутларда нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә кирәк.  Бу автобус паркының дүрттән бер өлешен яңарту мөмкинлеге бирәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading