Якутскида ресторанда бер балага су урынына антисептик салып биргәннәр. Шуннан соң җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иткән журналистларга РФ төбәк Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Надежда Дворецкая.
Тикшерү комитетында билгеләп үтүләренчә, 1 июльдә социаль челтәрләрдә әлеге хәлне тасвирлаучы яңалык пәйда булган. Анда хәбәр ителгәнчә, Якутск ресторанында официантка суга заказ биргәннәр. Өч яшьлек балага антисептик салынган стакан китерәләр. Малай ике йотым эчкән дә елап җибәргән, аның әти-әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырткан. Бала медучреждениегә китерелгән, анда аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.
Комментарийлар