16+

Ретромашиналар Болгарга китте

Узган ялларда Казан Кремленнән Болгарга бер төркем авторетромашиналар ярышты.

Узган ялларда Казан Кремленнән Болгарга бер төркем авторетромашиналар ярышты.

Автомобильләр арасында элеккеге «ГАЗ-21», «Волга», «Чайка», «Москвич», шулай ук BMW һәм Simson мотоцикллары да старт алган. «АвтоРетроКлуб-21» президенты, Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

- Быел безнең халык өчен гадәти ел түгел. Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. «АвтоРетроКлуб-21» Россия төбәкләренә шундый ярышларны ел башында ук уйлап куйган иде. Күптән түгел генә безнең машиналар «Кырым-Симферополь» якларына юл алды. Хәзер менә Болгарга кадәр ярышалар. Шул рәвешле туган ягыбызны, илебездә җыела торган автомобильләрне танытырга да ниятлибез, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading