16+

Рецептсыз дару сатканнары өчен аптекаларга штраф яный

Россия сәламәтлек күзәтчелеге даруханә җитәкчеләренә рецепт белән бирелә торган препаратларны рецептын сорамыйча гына сатканнары өчен җаваплылык турында кисәтү җибәрде. Документ "Известия" карамагында бар.

Россия сәламәтлек күзәтчелеге даруханә җитәкчеләренә рецепт белән бирелә торган препаратларны рецептын сорамыйча гына сатканнары өчен җаваплылык турында кисәтү җибәрде. Документ "Известия" карамагында бар.

Ведомствода рецепт буенча бирелә торган препаратларны рецептсыз сату - кайбер даруларга ясалма дефицит барлыкка килү сәбәпләренең берсе, дип саныйлар.

"Кешеләр кирәге чыгар әле дип күп елларга кайбер препаратларны алып куя. Шул ук вакытта даруханә оешмалары сату кагыйдәләрен бозып рецепт белән җибәрелүче даруларны рецепт сорамыйча гына сата, шуның белән дистрибьютерлар даруханәләрдәге запасларны вакытында тулыландырырга өлгермиләр", - дип аңлаттылар Росздравнадзорда.

Ведомствода искәрткәнчә, бу Россия административ хокук бозу турындагы кодексны тупас бозу, моның өчен 100 дән 200 мең сумга кадәр штраф яки юридик затлар өчен 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору турындагы җәза бирелергә мөмкин.
"Аптекалар хәзер барлыкка килгән дефицит өчен җаваплы. Ләкин табиблар да кануннарны боза. Алар рецепт язарга тиеш, ә пациент аны фармацевтка күрсәтергә тиеш", - дип ассызыклады Бөтенроссия пациентлар берлеге рәисе Юрий Жулёв.
Әгәр рецепт буенча бирелә торган препаратларны сату турындагы закон нормасы тайпылышсыз үтәлсә, ясалма дефициттан качарга мөмкин булачак, дип белдерде белгеч.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading