16+

Режиссер Владимир Меньшов вафат булган

82 нче яшендә совет һәм Россия кинорежиссеры, актер, сценарист, продюсер Владимир Меньшов вафат булган.

82 нче яшендә совет һәм Россия кинорежиссеры, актер, сценарист, продюсер Владимир Меньшов вафат булган.

Бу хакта "Мосфильм" киноконцерны хәбәр итте. Үлем сәбәбе - коронавирус инфекциясе нәтиҗәләре. "Без кадерле дустыбызны, туган киностудиясендә барлык иҗади көчен һәм талантын күрсәткән, миллионлаган кеше белүче һәм искиткеч фильмнар төшергән чын халык режиссерын югалттык", - диелә киноконцерн хәбәрендә. Режиссер белән саубуллашу көне һәм вакыты турында соңрак игълан итәчәкләр.

Меньшов Бакуда туган. "Любовь и голуби", "Шырли-Мырли", "Розыгрыш" кебек эшләре белән танылган. "Москва слезам не верит" мелодрамасы өчен "Чит телдәге иң яхшы фильм" категориясендә "Оскар" премиясен алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading