16+

РФ Хезмәт министрлыгы коронавирус аркасында барлыкка килгән инвалидлыкның яңа категориясен кертте

РФ Хезмәт министрлыгы инвалидлыкның яңа төр категориясен кертте.

РФ Хезмәт министрлыгы инвалидлыкның яңа төр категориясен кертте.

Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган указ нигезендә инвалидлар төркеменә, ковид белән авыру аркасында төрле катлаулыклар барлыкка килсә, медицина хезмәткәрләре керергә мөмкин.

"Инвалидлык барлыкка килү сәбәпләрен билгеләү тәртибенең 23 пунктын түбәндәге эчтәлекле "в" пункты белән өстәмә тулыландырырга: "яңа коронавирус инфекциясе белән авырудан соң өзлегүләр барлыкка килгән очракта", - диелә документта.

Әлеге үзгәрешләр коронавирус белән авырган һәм чирдән соң өзлегеп, инвалид булып калган табибларга, урта һәм кече медицина персоналына, ашыгыч ярдәм автомобильләре йөртүчеләренә кагылачак.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading