16+

РФ Мәдәният министрлыгы медиа-гидлар булдыруга бәйгедә сайлап алуның икенче этабы башлануын игълан итте

Конкурс «Цифрлы культура» федераль проекты кысаларында уздырыла.

Конкурс «Цифрлы культура» федераль проекты кысаларында уздырыла.

РФ Мәдәният министрлыгы экспозицияләр һәм күргәзмә проектлары буенча медиа-гидлар булдыруга конкурсның икенче этабы башлануын игълан итте, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Конкурста катнашучыларга медиа-гидлар булдырырга тәкъдим итәләр, алар күргәзмәләргә килүчеләргә цифрлы технологияләр ярдәмендә объект турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

 "Проектны гамәлгә ашыру өчен "Артефакт" цифрлы платформасы файдаланылачак, ул музейларга өстәмә чынбарлык тудыручы  мультимедиа-гид булдыру мөмкинлеген бирә, ә бирегә килүчеләргә шул ук исемдәге мобиль кушымтадан экспозицияләрдә һәм мәдәният учреждениеләре биналарында бушлай файдаланырга мөмкинлек бирә", - дип аныклана хәбәрдә.

Сайлап алуның икенче этабы 2020 елның 3 августына кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://ar.culture.ru/bid.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading