Кызлар арасында нәрсә булган?
Җырчы Рәфинә Ганиуллина бертуганнары Аиша һәм Гөлсу белән аралашмаулары хакында хәбәр итте. Социаль челтәрдә анардан: "Аиша белән Гөлсу күренәләрме? Алар Казандамы?", дип кызыксынганнар.
"Әнинең юбилеена да килмәде алар, араларны өзделәр. Безнең дус вакытларны бик сагынам. Беренче адымны күп ясадым. Гаебем булмаса да. Әлегә нәтиҗәсез. Аңлашырбыз дип ышанам, соң булмасын иде...",- ди Рәфинә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар