16+

Риелторлар Россиядә фатир бәясенең ничек булачагын фаразлый

Ипотека ставкасы күтәрелү аркасында, Россиядә фатирларга бәяләр уртача 25-30 процентка кимергә мөмкин. “Этажи” федераль компаниясе директоры Илдар Хөсәенов URA.RU га шулай дип белдергән.

Ипотека ставкасы күтәрелү аркасында, Россиядә фатирларга бәяләр уртача 25-30 процентка кимергә мөмкин. “Этажи” федераль компаниясе директоры Илдар Хөсәенов URA.RU га шулай дип белдергән.

"Кайбер милекчеләр объектларны мөмкин кадәр кыйммәткә сатарга тырыша, бәяләрне күтәрә һәм нәтиҗәдә сатып алучыларны югалта, икенчеләре сатуга лояльрәк карый, хәзер фатирларга 10-15 процент ташлама ясала. Әгәр дә кризис озакка сузылса, икенчел торак базарында фатирлар бәясен 25-30 процентка төшмәс дип әйтеп булмый. Бу яңа төзелешләр базарында да чагылыш тапмый кала алмый", – дип саный эксперт.

Аның сүзләренә караганда, ташламалы программалар сәбәпле, яңа төзелешләргә ихтыяҗ югары булып кала бирә, чөнки алар әле дә гамәлдә. Шуңа күрә Россиядә уртача бәяләр кимүнең тискәре динамикасы әлегә күзәтелми. Әмма төзелеш материаллары кыйммәтләнү аркасында киләчәктә беренчел базарда фатир мәйдан кимрәк булырга мөмкин, дип саный Хөсәенов.

Аның белән риелтор Павел Боровиков та килешә. Тик ул объектларның бер өлешенә бәяләр кимү сәбәбе башкада булачак, дип саный. "2020-2021 еллардагы ипотека бумы инвестиция максатыннан 2-3 фатирга ипотека алучыларга йогынты ясаячак. Аларның барысы да моңа каршы тора алмаячак – заемщикларның бер өлеше эшен югалтачак, һәм күчемсез милек базарында яңа төзелешләрдә ремонтсыз уңайлы һәм эконом-класслы объектлар барлыкка киләчәк һәм ул бу сегменттагы фатирларның бер өлешенә бәяләрне киметергә мөмкин", – дигән ул URA.RU белән әңгәмәдә.

Белгеч аңлатканча, евроремонт белән бизнес-класслы яңа йортлар киресенчә кыйбатланачак. Мондый объектлар бәяне югалтмаячак, чөнки төзелеш материаллары кыйммәтләнү аркасында мондый ремонт ясау мөмкин булмаячак, ди ул.

Элегрәк билгеле булганча, Россиядә шәһәр читендәге торакка һәм җиргә ихтыяҗ 30 процентка арткан. Бу тенденцияне күчемсез милек базарында катнашучылар сизеп алган. Әйтик, шәһәр читендәге әзер йортларга ихтыяҗ 20-25 процентка арткан. VSN Realty күчемсез милек агентлыгы генераль директоры Яна Глазунова, мондый вазгыять узган кризисларда, әйтик, пандемиядә булды, ди ura.news

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading